«Кояшлы шигърият тамчылары» әдәби сәяхәте (0+)

10 июньдә 5 нче санлы китапханәдә яшь укучылар «Без китап белән бергә үсәбез» программасы кысаларында «Кояшлы шигърият тамчылары» дигән әдәби сәяхәткә юл тотты. Китапханәче балаларга Ирина Токмакованың тормышы һәм иҗади юлы турында җентекләбрәк сөйләде, һәм шулай ук аның китапларын тәкъдим итте. Нәни кунаклар язучының күптәннән балалар әдәбияты классикасына әйләнгән әсәрләре белән кызыксынып танышты. 

IMG_20260610_101404_800
IMG_20260610_101404_818
IMG_20260610_101404_823
IMG_20260610_101404_842

Программа интерактив элементларга бай булды. Балалар бик теләп хәрәкәтчән уеннарда катнашты, табышмаклар чиште һәм иллюстрацияләр карады. «Аю» уены аеруча күңелләренә хуш килде, анда балалар күңелле атмосферада, «йокылы» аюга якын килеп һәм аннан читкә китеп, шигырьнең рифмалы азакларын кабатлады. Очрашу иҗади бирем белән тәмамланды: катнашучылар «Балык кайда йоклый?» шигыренә пазллар җыйды, төрле хайваннарның кайда ял итүен билгеләде. Китапханәгә килеп, балалар шигърият дөньясына кереп чумды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: