«Тукайның әкияти дөньясы» әдәби сәяхәте (6+)

21 апрельдән алып 23 апрельгә кадәр 10 нчы санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган чаралар үткәрелде. 
Чара башында балалар шагыйрьнең биографиясе һәм тормышыннан кызыклы фактлар белән танышты. 

10ф. Литературное путешествие «Сказочный мир Тукая». КВ
10ф. Литературное путешествие «Сказочный мир Тукая». Отвечаем на вопросы викторины
10ф. Литературное путешествие «Сказочный мир Тукая». Представляем книгу!
10ф. Литературное путешествие «Сказочный мир Тукая». Смотрим мультфильм
10ф. Литературное путешествие «Сказочный мир Тукая». Участники мероприятия
10ф. Литературное путешествие «Сказочный мир Тукая»

Шуннан соң китапханәче белән бергәләп укучылар Тукайның әкиятләр дөньясына сәяхәт кылды. Алар, «Татар-Мульфильм» студиясе мультфильмнарын карап, шагыйрь иҗатында аерым урын алып торучы «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән сарык» әкиятләре, шулай ук «Сөткә төшкән тычкан» һәм «Бала белән күбәләк» шигырьләре белән танышты. Анимация караганнан соң балалар аның төп мәгънәсен ачыклады һәм аларның нәрсәгә өйрәтүе турында нәтиҗәләр ясады. 
Чара азагында балалар Г. Тукай әсәрләре буенча күңелле викторина сорауларына җавап бирде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: