«Рәшит Бәшәр балачак илендә» Әдәби сәяхәт (0+)

ЦДБ 22.02 (2)
ЦДБ 22.02 (3)
ЦДБ 22.02. (2)
ЦДБ 22.02.
ЦДБ 22.02
ЦДБ22.02

22 февраль көнне Халыкара туган тел көне уңаеннан Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язучы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Рәшит Бәшәр иҗаты буенча әдәби сәяхәт уздырды.

Чара барышында нәни китап сөючеләр язучы абыйларының кызыклы тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Балалар хискә бирелеп шагыйрьнең әсәрләрен яттан сөйләде, шулай ук «Шомырт тотты якадан», «Светофор» шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәтте. «Кызыл, сары, яшел», «Очтылар, очтылар…», «Балалар һәм җәнлекләр» хәрәкәтле уеннары чараны тагын да җанландырып җибәрде.

Чара балалар язучысы Рәшит Бәшәр китапларыннан төзелгән «Тылсымлы шигырь дөньясы» исемле күргәзмәгә күзәтү ясау белән тәмамланды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: