«Тукайның шигъри дөньясы» әдәби сәяхәте (12+)

19 мартта 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын татар милләтенең бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукай пәнҗешәмбеләре» кысаларында оештырылган чарага чакырды. 
Балалар шагыйрьнең авыр ятимлектә үткән балачагы һәм казан чорында бай иҗади эшчәнлеге турында белде. Тукайның дулкынландыргыч шигъри юллары яңгырады. 

10ф. Литературное путешествие «Поэтический мир Тукая». КВ
10ф. Литературное путешествие «Поэтический мир Тукая». Слушаеи песню «Туган тел»
10ф. Литературное путешествие «Поэтический мир Тукая». Участники мероприятия
10ф. Литературное путешествие «Поэтический мир Тукая»

Чара дәвамында матур татар милли көйләре, Г. Тукай сүзләренә язылган «Туган тел», «Күңел», «Бала белән Күбәләк» җырлары яңгырап торды.
Чара матур рәсемле электрон презентация һәм «Тукай шигърияте хәзинәләре» дигән кечкенә китап күргәзмәсе белән үрелеп барды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: