«Юбиляр китаплар битләре буйлап» әдәби сәяхәт (12+)

23 апрель көнне 6 нчы санлы китапханәдә укучылар өчен мавыктыргыч юбиляр китапларга күзәтү узды. 2024 елда бик күп әсәрләр юбилеен билгеләп үтә һәм алар барысы да дөнья әдәбиятының хәзинәсе санала. Аларның кайберләре берничә йөз ел элек язылган, әмма шуңа да карамастан, алар үз әһәмиятен һәм актуальлеген югалтмый. Китапханәче «Мертвые души», «Живые и мертвые», «Приключения Оливера Твиста», «Властелин колец», «Мэри Поппинс» кебек китаплар турында сөйләде. Һәр китапның язылу тарихы турында мәгълүмат бирелде, катнашучылар теге яки бу әсәрнең мәсьәләләре һәм үзенчәлекләре турында фикер алышты. Әдәби сәяхәтне китапнамәләр карау һәм кызыклы викториналар тулыландырды. 

Поделиться: