«Виталий Бианки эзләреннән» әдәби сәяхәт (6+)

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы ил буйлап хәрәкәт итә. Бөтен ил белән бергә, 13 нче санлы китапханә дә хәрәкәттә. Һәр көнне китапханәчеләр яшь китап сөючеләр белән очрашуга һәм төрле чаралар тәкъдим итәргә әзер. 27 март көнне, яңгыр явып торуга карамастан, мәктәпкәчә яшьтәге балалар китапханәгә килде. Алар Атналыкның барлыкка килү тарихын белде, аннан соң табигать һәм Виталий Валентинович Бианки китаплары дөньясына әдәби сәяхәткә юл тотты. Ул – бар тереклеккә аерым бер мөнәсәбәттә торучы язучы. Авторның китаплары безне әйләндереп алган дөньяның күп кенә серләренә ачкыч табарга ярдәм итә. 

ваирфаврфрфаврфар
13 ф. 27.03.24 лит.пут Бианки 1
13 ф. 27.03.24 лит.пут Бианки 2

Китапханәче балаларны язучының тормыш юлы белән таныштырды. Алар Виталий Бианки хикәяләренең гаҗәеп геройлары – торналар, кырмыскалар, аюлар һәм хайваннар дөньясының башка вәкилләре белән очрашты. Китап геройлары балаларга «Виталий Бианкиның урман аланнары» дигән интерактив викторина сорауларына җавап табарга булышты. Чара азагында нәни китап сөюче дусларыбыз «Первая охота» мультфильмын карады. Һәр бала бүген бүләккә китап алып кайтып китте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: