«Исәнме, мәрхәмәтле әкиятче» Г.Х. Андерсен әкиятләре буенча әдәби сәяхәт (6+)

4 апрель көнне 11 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Исәнме, мәрхәмәтле әкиятче» исемле Г.Х. Андерсен әкиятләре буенча әдәби сәяхәт узды.

Балаларны әти-әниләре кечкенәдән үк бөек әкиятченең иҗаты белән таныштыра. Чарага килгән балалар да Андерсенның иҗаты белән яхшы таныш булып чыкты. Алар язучының  үзләренә таныш булган әкиятләрен искә төшерде.

Виртуаль сәяхәт язучының тормыш юлы белән танышудан башланып китте. Балалар бөек әкиятче белән бәйле булган истәлекле урыннарга зур кызыксыну белән сәяхәт итте. Чара барышында алар Кургаш солдат, Су анасы, Кар патшабикәсе биргән сорауларга җавап эзләде, төрле биремнәр үтәде. Шулай ук балалар игътибарына «Андерсен әкиятләре дөньясы» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Чара «Килбәтсез үрдәк» мультфильмын карау белән тәмамланды.

 

Поделиться: