«Маршак планетасы» әдәби сәяхәте (6+)

23 октябрьдә 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын «С. Я. Маршак шигърияте көне» XIII Халыкара акциясе кысаларында С.Я. Маршак иҗаты буенча әдәби сәяхәткә чакырды. Акцияне оештыручы – Воронеж өлкә балалар китапханәсе.
Чараның кереш өлешендә балалар язучы С. Я. Маршак тормышы һәм иҗаты белән танышты. Шуннан соң китапханәче белән бергә Маршакның «Разноцветная книга», «Кот и лодыри», «Сказка о глупом мышонке», «Вот какой рассеянный», «Старуха, дверь закрой!» кебек онытылмас, матур балалар шигырьләрен искә төшерделәр.

10ф. Литературное путешествие «Планета Маршака»
10ф. Литературное путешествие «Планета Маршака». Участники акции
10ф. Литературное путешествие «Планета Маршака». Отгадываем загадки
10ф. Литературное путешествие «Планета Маршака». Знакомство с книгами
10ф. Литературное путешествие «Планета Маршака». КВ

Шулай ук балалар шагыйрьнең төсле рәсемле электрон презентация рәвешендә тәкъдим ителгән табышмакларын чиште; өзекләр буенча Маршак әсәрләрен таныды; экранда иллюстрацияләр буенча әкиятләрне танып белде.
Интеллектуаль биремнәрдән соң барысы да ял итте һәм С. Я. Маршак шигыренә язылган «Шли куда попало» дигән күңелле балалар җырын тыңлады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: