«Урал җырчысы» әдәби сәяхәте (6+)

18 ноябрьдә 16 нчы санлы китапханә кече яшьтәге балалар өчен танылган урал язучысы Дмитрий Наркисович Мамин-Сибирякның туган көне уңаеннан «Урал җырчысы» дигән әдәби сәяхәт уздырды. Очрашу барышында балалар язучының тормышыннан һәм иҗатыннан кызыклы фактларны, аның китапларны яратуы, шулай ук язучының үз юлын эзләве һәм балалар әдәбиятына керткән өлеше турында белде. 

IMG-20251118-WA0016
IMG-20251118-WA0017
IMG-20251118-WA0019

Китапханәче катнашучыларны язучының төп әсәрләре: «Серая шейка», «Медведко», «Приемыш» әкиятләре, «Аленушкины сказки» җыентыгы белән таныштырды. Балаларны аеруча җыентыкның туу тарихы кызыксындырды – ул язучының авыру кызы Алена өчен язылган була. Чара азагында кызлар һәм малайлар бик теләп Д.Н. Мамин-Сибиряк әкияте буенча төшерелгән «Сказка про храброго зайца – длинные уши, косые глаза, короткий хвост» мультфильмын карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: