«Виталий Бианкидан урман аланчыклары» әдәби сәяхәте (0+)
8
Февраль 2024
Пәнҗешәмбе
8 февраль көнне, балалар язучысы Виталий Бианки юбилее алдыннан, 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Виталий Бианкидан урман аланчыклары» дигән әдәби сәяхәт уздырды. Чара барышында балалар язучының тормыш юлы белән танышты, анда улын барлык терелеклек дөньясын яратырга, түземлелеккә, үзсүзлелеккә, күргәннәрен кәгазьгә язып бара белергә өйрәткән әтисе белән аралашу мөһим урынны алып тора. Шуннан соң барлык язмалары табигать турындагы мавыктырыч хикәяләр һәм әкиятләргә әверелә. Нәни кунаклар «Оча-очмый» уенында катнашты, «Кошлар галереясы» слайд-викторинасы сорауларына җавап бирде. Чара азагында «Первая охота» мультфильмын карады.
|