«Онытылган китаплар караваны» әдәби сәяхәте (6+)
18
Октябрь 2017
Чәршәмбе
17 һәм 18 нче октябрь көнне 8 нче балалар китапханәсендә «Онытылган китаплар караваны» дип аталган әдәби сәяхәт узды. Әлеге чараның төп максаты – китапханә киштәләрендә кайчандыр популяр булып, хәзерге көндә онытып баручы китапларны пропагандалау иде. Чара «Әбием сандыгыннан китаплар» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтүдән башланып китте. Китапханәче аерым Е. Фейерабендның «Непоседы», О. Высотскаяның «Самый длинный праздник», В. Витаның «Если бы вы знали» китапларына тукталып узды. Презентация ярдәмендә очрашуга килгән кече яшьтәге мәктәп укучыларын һәр китапның тарихы белән таныштырды. Балалар бик теләп әти- әниләре, әби-бабалары яшендәге китапларны өйләренә алдылар.
|