«Гайдар юлларыннан» әдәби сәяхәте (12+)

20 гыйнварда 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын «Гайдарны бүген укыйбыз» VIII төбәкара челтәр акциясендә катнашу кысаларында «Гайдар юлларыннан» дигән әдәби сәяхәткә чакырды. Акцияне оештыручы — Калуга шәһәренең А. П. Гайдар исемендәге Үзәк балалар китапханәсе.

Китапханәче балаларга легендар язучы-сугышчы Аркадий Гайдар юлларыннан үтәргә тәкъдим итте. Сәяхәт вакытында алар язучының тормыш юлы турында бик күп кызыклы мәгълүматлар алды. «Гадәти булмаган вакыттагы гадәти биография», — 14 яшендә Гражданнар сугышы фронтларында көрәшкән, 17 яшендә полк белән җитәкчелек иткән, ә 20 дә запаста булган егет үзе турында шулай дип яза. 

10ф. Литературное путешествие «Дорогами Гайдара». КВ
10ф. Литературное путешествие «Дорогами Гайдара». Смотрим фрагменты кинофильма
10ф. Литературное путешествие «Дорогами Гайдара». Участники мероприятия
10ф. Литературное путешествие «Дорогами Гайдара»

Шуннан соң укучыларның игътибары Аркадий Гайдар иҗатына юнәлтелде. Балаларга илебезнең балалар әдәбияты классикасына әйләнгән әсәрләре турында сөйләделәр. Авторның әсәрләрендә бер генә буын укучылар үсмәде. 
Чара язучыга багышланган «Сезнең белән калам» нәфис фильмыннан өзекләр кулланып ясалган презентация, шулай ук «Гайдарга салют!» җырына видеоклипны карау белән үрелеп барды. Чараны язучы китапларыннан күргәзмә тулыландырды. 

Чараны йомгаклап, китапханә хезмәткәрләре катнашучыларга акциядә күрсәткән активлыклары өчен рәхмәт белдерде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: