«Шигъри гөләндәм»: әдәби караоке (18+)

15 сентябрьдә 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге реабилитантлары өчен «Шигъри гөләндәм» исемле әдәби караоке уздырды. 

Әдәби караоке – ул музыка астында шигырьләр уку. Караокедан көйгә туры китереп җыр җырлаган сыман, әдәби караокеда да музыка яңгырый һәм без шигырьләр укыйбыз. Чара бөек рус шагыйрьләре А. С. Пушкин, Ф. Тютчев, А. Фет, М. Цветаева, Э. А. Асадов һ.б.ларның иҗатына багышланды. Чара дәвамында лирик көйләр астында танылган шагыйрьләрнең шигырьләре яңгырады. Һәр шигырь өчен үзенә ярашлы, кайдадыр җиңел, кайдадыр җәйге иртә, кайдадыр соңгы көзге яфрак кебек күңелне эретерлек көй сайлап алынды. Чара «Шигърият моңы» дигән китап күргәзмәсе белән үрелеп барды. 

Поделиться: