«Сигезаякның ничә аягы бар?» әдәби-иҗади остаханә (6+)

14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Сигезаякның ничә аягы бар?» дигән әдәби-иҗади остаханә уздырды. Чарада балалар гаҗәеп ерткыч хайваннар – сигезаякларның тормышы белән танышты, аларның өч йөрәге барлыгы, каннары зәңгәр булуы һәм ничек аулаулары турында белде. Китапханәче диңгезләр, океаннар һәм аларның күпсанлы яшәүчеләре турында тармак һәм нәфис әдәбият тупланмасын тәкъдим итте. 
Шулай ук катнашучылар өчен «Күңелле сигезаяклар» мастер-классы үтте, анда балалар кәгазьдән кызык һәм матур сигезаяклар ясады. 

пролпрл
1.
2.
3.
4.
5.
6.

Чара азагында балалар «Сигезаяк» видеофильмын карады. Гаҗәеп океан һәм аның тирәнлекләре дөньясын галимнәр һәм тикшеренүчеләр өйрәнүне дәвам итә. Әлеге чара катнашучыларга үзләре өчен аз гына булса да Тын океан серләрен ачарга мөмкинлек биргәндер дип ышанып калабыз. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: