«Китап йортының серләре» әдәби-театральләштерелгән бәйрәме (0+)

21 март көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә «Дәвамы булган тарих» Балалар китабы атналыгын ачып җибәргән матур һәм мавыктыргыч «Китап йортының серләре» дигән әдәби-театральләштерелгән бәйрәм узды. Бу көн яшь укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен кызыклы вакыйгага әйләнде!
Балалар «Китапның туган көне» барлыкка килү тарихы турында белде һәм яраткан әдәби геройлары – шаян Шапокляк һәм тиктормас Пеппи Озын оек белән очрашты. Әлеге танылган персонажлар белән бергә чараның нәни катнашучылары мавыктыргыч уеннар һәм табышмаклар белән тулы кызыклы маҗарага юл тотты. 

1742557207715
1742559297917
IMG-20250321-WA0045
IMG-20250321-WA0065
1742557224560

Балалар әкият геройлары турында сорауларга бик теләп җавап бирде, Шапоклякка рогаткадан атарга булышты һәм хәтта Пеппи белән күзләрен йомгак килеш  «Тавык» вилласы рәсемен ясады. Әлеге шатлык һәм иҗат рухы китапханәне көлү һәм күңел ачу авазлары белән тутырды.
Очрашу зур курчаклар Җирән Мәче һәм Куян белән бергә дәртле биюләр белән тәмамланды, бу исә бәйрәмгә тагын да тылсымлылык һәм күңел ачу рухы өстәде. Бу көн белемнәргә бай булды һәм катнашучылар өчен онытылмас хис-кичерешләр калдырды!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: