Әдәби һәм спорт ярышлары (6+)

14 май көнне 10 нчы санлы китапханә балаларны «Безнең ишегалды» балалар спорт-уен мәйданчыгында узган әдәби-спорт ярышларында катнашырга чакырды. Чарага килүчеләр саф һавада төрле уен һәм бәйгеләрдә катнаша алды. 

Ярышлар программасында «Зарядкага бас!» физкультминуты, өстәл волейболы буенча чемпионат, «Серле спорт» бәйгесе, «Җитезрәк, югарырак, көчлерәк» дигән спорт эстафетасы, «Сәламәтлек юллары буйлап» күңелле викторинасы, «Дусларча дартс» уены, «Сәламәтлеккә өстенлек бирәм» китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Балалар белем дәрәҗәләрен күрсәтте, һәм шул ук вакытта көн буена җитәрлек кәеф күтәренкелеге алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: