«Китап! Спорт! Уен! Ура!»: әдәби-спорт уеннары (6+)

6 июнь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе «Дуслык» мәктәп яны лагере балалары өчен «Китап! Спорт! Уен! Ура!» дигән әдәби-спорт уеннары уздырды.

Книга, спорт, ирга, ура…
1
3
2
4
5
6
7

Чара «Китап һәм спорт – алга атлыйбыз!» шигаре астында үтте, анда һәр команда төрле станцияләрдә булды. «Спорт» дип аталган беренче станциядә балалар төрле спорт төрләре турында табышмаклар чиште, сәламәтлек турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде, һәм шулай ук иртәнге зарядка һәм физик күнегүләрнең файдасы турында сөйләште. «Витаминлы» станциясендә  китапханәче балалар өчен бию көе астында дәртле күнегүләр уздырды. «Сәламәтләндерү» станциясендә сәяхәт үз эченә бер урында йөгерү, төрле атрибутлар белән биремнәрне алган төрле күңелле спорт бәйгеләре белән үрелеп барды. Спорт уеннары балаларны үзара якынайтты, берләштерде, беркем дә битараф калмады, катнашучылар үзләренең тизлекләрен, көчләрен һәм җитезлекләрен сынап карый алды. Чара бик кызыклы үтте, барысы да күтәренке кәеф һәм уңай тәэсирләр алды!      

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: