«Тормыш стиле – сәламәтлек» әдәби-спорт уены (6+)

24 апрель көнне 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Тормыш стиле – сәламәтлек» дигән әдәби-спорт уены уздырды.

оглг
23ф. Литературно-спортивная игра «Стиль жизни – здоровье» (6 ).
Литературно-спортивная игра «Стиль жизни – здоровье»
23ф. Литературно-спортивная игра «Стиль жизни – здоровье» (6 ) (1)
23ф. Литературно-спортивная игра «Стиль жизни – здоровье» (6 ) (2)

Чара сәламәтлек, файдалы һәм зарарлы гадәтләр, көн режимын үтәүнең мөһимлеге турында әңгәмәдән башланды. Шуннан соң уенда катнашучылар, ике командага бүленеп, Сәламәтлек иленә мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты, анда аларны күңелле бәйгеләр һәм биремнәр, кызыклы уеннар, эстафеталар көтте. Укучылар шәхси гигена әйберләре турында табышмаклар чиште, чисталык турында мәкальләрне искә төшерде. Сәламәтлек иленә сәяхәтне тәмамлап, балалар алып баручы белән бергә безнең сәламәтлек өчен зарядка ясау, чиста булу, дөрес туклану, саф һавада йөрү һәм спорт белән шөгыльләнү бик мөһим дигән нәтиҗә ясады. Уен программасы укучыларга яхшы кәеф һәм уңай хис-кичерешләр бүләк итте.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: