«Туган телем – иркә гөлем» Әдәби-әкияти сәяхәт (0+)

21 февральдә 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Айгөл» балалар бакчасы белән берлектә, Халыкара туган тел көненә багышланган «Безнең чишмә башы. Фольклор әсәрләре укыйбыз» Төбәкара акциясе кысаларында  «Туган телем – иркә гөлем» исемле әдәби-әкияти сәяхәт уздырды.

IMG_0005
IMG_0025
IMG_0008
IMG_0027
IMG_0013
IMG_0018

Чарага әзерләнгән «Тере телем – туган телем» исемле күргәзмәдә ике дистәдән артык китап һәм журнал, декоратив-гамәли сәнгать әйберләре һәм милли киемнәр тәкъдим ителде. Нәни китап сөючеләр Муса Җәлил, Габдулла Тукай һәм Роберт Миңнуллин кебек татар шагыйрьләренең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырган китапханәче апаларының чыгышын кызыксынып тыңлап утырды. Алып баручы татар теленең бөеклеге һәм байлыгы, туган телне сакларга, өйрәнергә, үстерергә, тагын да баетырга кирәклеге хакында сөйләде.  Әдәби сәяхәт «Балаларның якын дусты» презентациясе һәм «Туган тел» видеоролигы белән үрелеп барды. Балалар «Кызыл ромашка», «Күбәләк»,  «Бишек» һ.б. шигырьләрне сәнгатьле итеп яттан сөйләде.

Чара ахырында балалар: «Тел ул – безнең көнкүрешебез, тормышыбыз, тарихыбыз һәм мәдәниятебез», дигән нәтиҗә ясады.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: