«Могҗизаларга ышанырга кирәк»: әдәби-әкияти уен (6+)

10 декабрьдә 15 нче санлы китапханә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Могҗизаларга ышанырга кирәк» дигән әдәби-әкияти уен уздырды.
Балалар, тылсымлы поездга утырып, Әкиятләр иле буйлап сәяхәткә кузгалды. «Дуслык», «Табышмаклар авылы», «Рәссам-иллюстраторлар» тукталышлары яныннан узганда, алар «Әкият персонажын таны» уены, «Кышкы әкиятләрдә кунакта», «Бер сүз белән ата», «Серле биремнәр сандыгы» викториналары ярдәмендә яраткан әкият геройларын һәм авторларын искә төшерде.
Уен «Кар Патшабикәсенең дус кызлары», «Төрле илләрдә Кыш Бабайны ничек атыйлар» видеоязмалары һәм «В лесу родилась елочка» җыры белән тәмамланды.

Поделиться: