«Хокукый ачкыч» әдәби-хокукый уен (12+)

12 мартта 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чарага чакырды. 
Кереш өлештә катнашучылар китапханәче белән берлектә кулланучының төп хокукларын һәм «Кулланучылар хокукларын яклау турында» закон төшенчәсе турында искә төшерде, һәм шулай ук кулланучылар бәхәсләрен чишү буенча файдалы киңәшләр ала алды. 

10ф. Литературно-правовая игра «Правовой ключик». конкурс «Внимание! Видеовопрос»
10ф. Литературно-правовая игра «Правовой ключик». Участники мероприятия
10ф. Литературно-правовая игра «Правовой ключик»

Алга таба балалар, чара темасы буенча сорауларга җавап биреп, берничә этап аша үтте. Укучылар үзләрен базар мөнәсәбәтләре шартларында әкият геройлары хокукларын яклауда юридик консультантлар ролендә сынап карады, тематик ребуслар чиште, блиц-викторина сорауларына җавап бирде. Аеруча балаларга «Игътибар! Видеосорау» бәйгесе ошады.
Биремнәрне уңышлы башкару балаларның алган белемнәрен һәм күнекмәләрен көнкүреш тормышта уңышлы куллануын һәм тәкдим ителгән хезмәтләрне куллану вакытында үз хокукларын белүләрен гарантияли!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: