«Әкиятләрдә гаилә бәхете рецепты» әдәби-танып белү сәгате (0+)

7 август көнне 5 нче санлы китапханәдә балалар өчен Гаилә елы кысаларында «Әкиятләрдә гаилә бәхете рецепты» дигән әдәби-танып белү сәгате үтте. Нәни укучылар гаилә кыйммәтләре турындагы барлык әкиятләрне сихерләп бетергән явыз сихерче белән очрашты. Әфсен-төфсенне чыгару җиңел булмады. Балалар әсәрләрнең серле мәгънәсен ачыклады, һәм гаилә бәхете рецепты өчен тылсымлы ингредиентларны тапты.

апапявп
IMG_9495
IMG_9499
IMG_9504
IMG_9517
IMG_9521
IMG_9529

Моның өчен алар төрле биремнәр һәм башваткычлар белән өч станцияне узды. Һәр әкияттә үзенә бер аерым ингредиент яшеренеп ятты: «Теремкәй» әкиятендә хезмәт сөючәнлек, «Маша һәм аю» әкиятендә зирәклек, «Бүре белән җиде кәҗә бәтие» әсәрендә дуслык. Барысын да рецепт буенча җыеп, китапханәче балалар белән бергә гаилә бәхете өчен тылсымлы төнәтмә әзерләде. Иң мөһиме, һәр бала янәшәдә якыннарың булганда барлык тормыш мәсьәләләре һәм авырлыкларын җиңеп булуын аңлады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: