«Көмеш гасыр нәрсәсе белән кызыклы» әдәби-танып белү сәгате (16+)

Көмеш гасыр – рус мәдәнияте тарихында XX гасыр башына караучы дәвер. Бу рухи мәдәният – әдәбият, фәлсәфә, музыка, театр һәм рәсем сәнгате чәчәк аткан чор.  Бүген 13 нче санлы китапханәдә чарада катнашучылар Көмеш гасыр шигърияте турында белде. Бу күренекле шагыйрьләр шигърияте генә түгел, ә дистәләгән һәм йөзләгән һәвәскәрләр шигърияте.

поррблпюб
13 ф. 12.12.24 фото 1
13 ф. 12.12.24 фото 2
13 ф. 12.12.24 фото 3

Тормышларында һәм иҗатларында шул заманның җил-давыллары, сугыш һәм революция чорлары чагылыш тапкан шагыйрьләрнең язмышлары кызыклы. Рус әдәбияты үсешенең әлеге этабы иҗатчыларының язмышлары барысының да диярлек фаҗигале тәмамлана, ә шигъриятләре нечкә һәм бик моңлы була, кризис чорының барлык борчулы капма-каршылыкларын яктырта. Әдәби-танып белү сәгате барышында М. Цветаева, Д. Хармс, В. Хлебников, С. Есенин,  Н. Рерих шигырьләре, шул исәптән көйгә салынган әсәрләр, шулай ук аларның язылу тарихыннан һәм шагыйрьләрнең тормышыннан кызыклы фактлар яңгырады. Китапханәче Көмеш гасырның танылган шагыйрьләре белән бергә укучыларга әлегә таныш булмаган яки аз таныш шагыйрьләрнең иҗатлары турына сөйләде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: