«Антоша Чехонте» әдәби-танып белү сәгате (6+)

29 гыйнвар көнне бөтендөньяга танылган рус язучысы, 300 дән артык әсәр авторы язучы Антон Павлович Чеховның тууына 165 ел тула. Укырга, рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучылар клубына йөрүче балалар язучының юбилеен билгеләп үтәргә генә түгел, ә Таганрог шәһәренең М.Горький исемендәге ҮКСның Үзәк шәһәр балалар китапханәсе оештырган «Чехов волонтерлары, яки Балалар балаларга укый-2025» Төбәкара агарту акциясендә «Юбилей» темасы буенча катнашырга карар кылды. 

нкокно
13 ф. 29.01.25 Антоша Чехонте 1
13 ф. 29.01.25 Антоша Чехонте 3
13 ф. 29.01.2025 Антоша Чехонте 2
13 ф. 29.01.2025 Антоша Чехонте 4

Балалар 130 еллык юбилеен билгеләп үтүче «Белолобый» хикәясен кычкырып укыды. Чарада катнашучылар шулай ук Чеховның балачак еллары, аның күпбалалы гаиләдә үсүе турында белде. Чехов махсус балалар өчен язмый, ә балалар турында күп яза. Аның барлык хикәяләре балаларга аңлаешлы, чөнки язучы тормышны яхшы белгән һәм аның турында мавыктыргыч итеп сөйли алган.  «Ванька», «Белолобый», «Каштанка»- балалар өчен рус әдәбияты классикасы.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: