«Кырымның әдәби картасы» әдәби-шигъри сәяхәт (18+)

18 март көнне россиялеләр тарихи вакыйга – Кырымның Россия составына кайтуына ун ел тулуны билгеләп үтә. Нәкъ менә шул вакыйга уңаеннан, 15 март көнне 1 нче санлы китапханә «Кырымның әдәби картасы» дигән әдәби-шигъри сәяхәт үткәрде. Кырым әдәбиятта һәрвакыт аерым бер урын алып торды, анда безне гомер буе озата баручы күркәм әсәрләр туган. Үз гомеренең күпмедер булса да өлешен Кырым белән бәйләгән барлык рус әдәбияты даһилары әлеге төбәк турында хикәяләрен һәм язмаларын калдырган. Тамашачыларга тормыш юлы һәм иҗаты Кырым белән бәйле булган танылган рус язучылары һәм шагыйрьләре турында бай мәгълүмат бирелгән электрон презентация белән үрелеп баручы мәгълүмат тәкъдим ителде. 
А. П. Чехов, Л. Н. Толстой, А. И. Куприн, М. Горький кебек киң танылган рус язучылары белән беррәттән, тыңлаучыларның әдәби хәзинә турында белемнәрен тулыландырып, М. Волошин, И. Шмелев, В. П. Аксенов һ.б.ларның тормышы һәм иҗаты турында аз билгеле булган мәгълүмат та яңгырады. Танылган шагыйрьләрнең Кырым турында шигырьләре укылды.

Поделиться: