«Тормышым минем – шигырьләремдә» шагыйрь Р.Дәүләтов белән әдәби-шигъри очрашу (12+)

13 февраль көнне 12 нче санлы китапханә укучылары өчен «Тормышым минем – шигырьләремдә» исеме астында шагыйрь Р.Дәүләтов белән әдәби-шигъри очрашу үткәрде. Чара башында китапханә хезмәткәрләре укучыларны язучының биографиясе белән таныштырды. Р. Дәүләтов үзенең иҗади юлы, әсәрләренең нигезендә нинди идеяләр һәм илһам чыганаклары ятуы, язучылык хезмәтенә карата үз мөнәсәбәте, иҗат юлында илһам бирүче кешеләр, кызыклы хәлләр турында сөйләде һәм иҗади планнары белән уртаклашты. Үзенең тирән хисләр һәм мәгънә салынган, туган якка һәм янәшәдә яшәүче кешеләренә карата зур мәхәббәт белән сугарылган шигырьләрен укыды. Укучылар язучыга күрп сорраулар биреп, чарада актив катнашты. Очрашу бик җылы һәм кызыклы үтте. Чара азагында барысы да танылган шагыйрь белән истәлеккә фотога төшү теләге белдерде. Мондый әдәби очрашулар безнең тормышта укуның һәм әдәбиятның әһәмияте турында искә төшерә. Алар китапларның кешеләрне берләштерергә, үзара аңлашу һәм, үзең өчен яңа уйлар һәм кичерешләр ачып, иҗатка рухландырырга сәләтле булуын күрсәтә. 

1739443501988
1739443367559
1739443558178
1739443606772

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: