«Шигъри мәйданчык!»: әдәби-шигъри турнир (12+)
21
Март 2022
Дүшәмбе
Бөтендөнья шигърият көне кысаларында, 13 нче санлы китапханәдә яшь чаллылылар тамашачы гына булып утырмады, ә үзләре дә бик теләп «шигъри мәйданчык»ка чыкты һәм танылган шагыйрьләр А.Пушкин, С.Есенин, Тютчев, Фет, хәзерге заман авторларының яраткан шигырь юлларын сәнгатьле итеп укыды, авторның хис-кичерешләрен, кәефен тыңлаучыларга җиткерергә тырышты. Чара барышында яшь китап сөючеләр әдәби башваткычларда актив катнашты: сүзләр җыелмасыннан авторны һәм шигырьнең исемен атады, портреты буенча шагыйрьне таныды, татар шагыйрьләренең танылган шигырьләреннән юлларны искә төшерде. «Шигырь яз» биремендә теләге булганнар иҗади сәләтләрен күрсәтә алды: рифмага туры китереп, үз дүртьюллыкларын төзеп карады. |