«Тукайга чәчәкләр китерик» әдәби-шигъри бәйрәм (12+)

26 апрельдә 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре шәһәркүләм «Тукайга чәчәкләр китерик» әдәби-шигъри бәйрәмендә катнашты. Тукай скверында Габдулла Тукайның шигъри, проза, публицистика әсәрләреннән, балалар китапларыннан, татар шагыйренең тормыш һәм иҗат юлын яктыртучы китаплардан торган күргәзмә оештырылды. Шулай ук шәһәр халкын Чаллы язучыларының быел китапханәләр фондларына кайткан яңа китаплары белән таныштырдылар.
Чараның яшь катнашучылары энтузиазм белән викторина сорауларына җавап биреп, Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлын яхшы белүләрен күрсәтте, шагыйрьнең әкиятләре мотивлары буенча пазллар җыйды. 

Тукай 1
Тукай 2
Тукай 3
Тукай 7
Тукай 8
Тукай 10

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: