«Әниләрнең күзләренә багыйк…» әдәби-шигъри кунакханәсе (12+)

Ноябрьнең соңгы якшәмбесе – елның иң җылы көннәренең берсе – Әниләр көне. 24 ноябрьдә 10 нчы санлы китапханә бәйрәм якынлашканда «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең көндезге бүлеге карамагындагы кешеләрне үзенең әдәби-шигъри кунакханәсенә чакырды.

10ф. Литературно-поэтическая горница «Загляните в мамины глаза…»
10ф. Литературно-поэтическая горница «Загляните в мамины глаза…». Участники мероприятия

Очрашу башында китапханәче кунакларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән кыскача таныштырды, әниләр турында легендалар, риваятьләр һәм әйтемнәрне искә төшерде. 
Аннан соң ананың роле, ана мәхәббәте һәм балаларның үз әниләренә игътибары турында сүз барды. Бу кичәдә яңгыраган шигырьләр йөрәккә үтеп керде. Һәр укылган шигырь кечкенә генә ачыш булды – зал тын да алмый тыңлады. Чара дәвамында иң якын һәм кадерле кеше – әнигә багышланган рухи җырлар яңгырады. Атмосфера җылы, дустанә ноталар белән сугарылган иде. 
Очрашу чын-чынлап җылы һәм дулкынландыргыч булды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: