«Илебез геройлары турында мин дә, син дә белергә тиешбез»: әдәби-патриотик сәгать (12+)

21 февраль көнне 13 нче санлы китапханә «Илебез геройлары турында мин дә, син дә белергә тиешбез» дигән әдәби-патриотик сәгать уздырды.
Китапханәче Ватанны саклаучылар көненең килеп чыгу тарихы турында сөйләде. Өлкән сыйныфлылар әлеге бәйрәмнең Белоруссия, Көньяк Осетия, Абхазия кебек илләрдә дә билгеләп үтелүе турында белде.
«Ватан геройлары: үткәне һәм бүгенгесе» электрон презентациясен карау барышында укучылар Туган илне геройларча саклаучылар, аларның батырлыклары турында мәгълүмат, портретлары һәм фотографияләре белән танышты. «Хәрби дан көннәре һәм Россиянең истәлекле вакыйгалары» дигән әдәби викторинада балалар барлык сугышларның геройларын искә алды. Укучыларны шулай ук Россиянең Петр I карары белән булдырылган бүләкләү системасы турында мәгълүмат кызыксындырды. Чара «Дәрәҗәле бүләкне таны» уены белән тәмамланды. 

Поделиться: