«Гаилә альбомына күз салыгыз»: әдәби-музыкаль кичә (18+)

14 апрель көнне шәһәр үзәк китапханәсендә «Ветеран» клубы кысаларында «Гаилә альбомына күз салыгыз» дигән әдәби-музыкаль кичә узды.

загляните
IMG_4083
IMG_4091
IMG_4092
IMG_4056
IMG_4057
IMG_4059
IMG_4064

Катнашучылар җылы, дустанә аралашу рухында балачак һәм яшьлек еллары туры килгән узган гасырның 50-70 нче елларын искә төшерде. Әлеге чорның популяр фильмнары, музыкаль ансамбльләре, шагыйрьләре һәм модасы турында сөйләштеләр. Катнашучылар башкаруында моңлы җырлар сузылды, шул вакытларның танылган шагыйрьләре шигырьләре яңгырады. Наталья Будина «Песня о хорошем настроении», «Три плюс пять», «Шутка» җырларын җырлап, чарага тагын да ямь өстәде. Хәзерге вакытта гаилә фотосурәтләреннән торган слайд шоулар популярлашу сәбәпле, кичәне оештыручылар экранда катнашучыларның фотоларын күрсәтте. Чарадагылар бер-берсенең гаилә альбомнарына күз сала алды. Бу фотолар карау гына түгел, ә кызыклы хикәяләр, дулкынландыргыч хатирәләр һәм тормышчан чагыштырулар кичәсе булды. Катнашучылар совет кинематографы, әдәбият һәм музыка өлкәсендә танылган исемнәрне яхшы белүләрен күрсәтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: