«Туган ягым, синең белән бер халәттә яшәргә хыялланам»: әдәби-музыкаль кичә (12+)

9 апрель көнне 6 нчы санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган «Туган ягым, синең белән бер халәттә яшәргә хыялланам» дигән әдәби-музыкаль кичә үтте. 
Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, аның исеме белән бәйле истәлекле урыннарга виртуаль сәяхәт кылды. Шагыйрьнең «Туган авыл», «Ваксынмыйм», «Пушкинга», «Китмибез!» шигырьләре яңгырады, алар укучыларга Г.Тукай әсәрләренең туган якка никадәр мәхәббәт, халкына, аның рухи көченә ышаныч белән сугарылуын тоярга һәм аңларга мөмкинлек бирде. «Кисекбаш», «Су анасы» һәм «Шүрәле» әкиятләрен һәм поэмаларны искә төшерделәр. «Без Тукайны беләбезме?» викторинасы балаларның әлеге күренекле шагыйрьнең иҗаты белән таныш икәнлеген күрсәтте. Шагыйрь шигырьләренә язылган «Туган тел», «Әллүки» җырларын тыңладылар. «Тукай килә моңлы сазын уйнап» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әдәбият белән таныштылар. Укучылар Г.Тукайның үз әсәрләрендә күтәргән темалары бүген дә актуаль, аларда хәзерге заманның күп кенә сорауларына җавап табарга мөмкин, дигән нәтиҗә ясадылар. 

Поделиться: