«Тылсымчы кыш безгә могҗизалар бүләк итә»: әдәби-музыкаль кичә (18+)

18 гыйнвар көнне «Ветеран» пансионатында Үзәк китапханәнең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тылсымчы кыш безгә могҗизалар бүләк итә» дигән әдәби-музыкаль кичә уздырылды.

волшебница
WhatsApp Image 2023-01-18 at 14.42.36 (1)
WhatsApp Image 2023-01-18 at 14.42.38
WhatsApp Image 2023-01-18 at 14.42.40
WhatsApp Image 2023-01-18 at 14.42.36

Ял итүчеләр өйдәгечә, уңайлы җылы атмосферада рус шагыйрьләре А.С. Пушкин, А.А. Фет, Ф.И. Тютчев, П.А. Вяземский, С.А. Есениннарның кыш турында шигырьләре белән танышты. Үзе иҗат иткән шигырьләрен укып В.А. Тарасов күпләрнең күңелен үзенә җәлеп итте. Гыйнвар бәйрәмнәре тарихын, мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр һәм кышкы табышмакларны чиштеләр. Наталья Будина кыш турында җырлары белән кичәне тагын да ямьләндерде. Үткән бәйрәм барысына да үз яшьләрен һәм борчуларын онытып торырга, үзләрен яшь һәм бәхетле итеп тоярга ярдәм итте. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: