«Әсәрләремдә – чын тормыш…» әдәби-музыкаль кичәсе (18+)

Башкортостан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы Зифа Кадырова үзенең укучыларын Шәһәр үзәк китапханәсендә очрашу белән куандырды.
Чараны мәртәбәле кунакларның чыгышлары бизәде. Атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева Зифа Кадыровага җылы теләкләре белән мөрәҗәгать итте. Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы һәм шагыйрь Айрат Шәйхетдинов язучыга ныклы сәламәтлек һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде. 

pJT27PFJ8UwmWRL2QNNHTzXxYf5nrWrFib3EVPYs27XJJvx-PBiYQOsgDmZeomzAspLoGv6WSk_pQDvMzFaz3Hje — копия
73BPfWGXuqDpnCRwnwfVAytMFmXeU09-tjakZ3ZCw-soQbvKH6JJgWyU6q6L5gA40QJ_I2DJlbUCzwGdvYuRDNXt — копия
bAK_3Qg8Pkb3b7MO_qqZGEvcL2nrgJJNKKonceGkKF7tJUgEZoggp0Ewwmr5KbRMLTH9EEUybvNwBhzpLSdw8Wb_ — копия
Gw7qCwNIT51mq3d7vy6977xqC2vQWzjj-n9ihOg2xCPAV25u9aU3o3ZNOT9OaALEJyHQRumgE7tehhLC1YsfLfuA — копия
PUQwS5pNPTMlpkcscJFLTTzvjqN8mEiblYBcRoHTTDm_JT-0NKknJ_Akb0yxt1K7ofmIZsnxhaZKl4O5MTgYcKzz — копия
Ux2-6VKsHKcyI-vl1kzLURo1_niCdWbs4cx_UPbLLTidOM9KB2aGXu9Myspy_I3Cv5cvWHj-EQBapNNde2tM9Q_z — копия
ZDS3CUPhCDOKXeHSX3NptT6w0N5CtGb0k8J471iFaKLMpUmiaI_fd_etb2nwvxDQzikkkOBFfh6FBd48VYM01H5V — копия

Кичәдә «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзалары Кадрия Наил, Флорит Хәмитов, Илгизәр Әхмәтханов, Шәҗәрә Нургатина, Галия Шакирова, Миләүшә Газизова, Алсирә Мөхәммәтҗанова, Зөлфия Хәйруллина, Гөлфия Фәйзерахманова, Гүзәлия Исламова, Рәзилә Шәнгәрәева һ.б. лар актив катнашты.
Музыкаль номерлар чараны тагын да ямьләндерде. Күпсанлы төбәк премияләре лауреаты Рушания Гыйләҗева һәм автор-башкаручы, композитор, республика премияләре лауреаты Зөлфия Фазылбәкова Зифа Кадырова хөрмәтенә җырлар башкарды. 
Очрашу барышында язучы үзенең иҗади эшчәнлеге нечкәлекләре һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты, шулай ук бик теләп укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: