«Язның җылы бу көнендә бар чәчәкләр, елмаюлар – сезгә!»: әдәби-музыкаль кичә (18+)
7 март көнне «Хезмәт ветераннары өчен пансионат»та ял итүчеләр өчен шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре «Язның җылы бу көнендә бар чәчәкләр, елмаюлар – сезгә!» дигән әдәби-музыкаль кичә уздырды. Чара башында кичәне алып баручы һәм пансионатның социаль эшләр буенча белгече Ф.Г.Шәфигуллина ял итүчеләрне яз бәйрәме – 8 Март белән котлады. Кичә барышында сөйкемле ханымнарны үзенең җырлары, романслары һәм биюләре белән Наталия Будина куандырды. Катнашучылар зур кызыксыну белән М.В.Толочко, Р.Р.Мөхәрләмова, С.А.Газизова, М.Х.Шәймәрдановаларның чыгышларын тыңлады. Ир-атлар танылган шагыйрьләр Е.Евтушенко, Э.Асадов, Р.Гамзатов һәм шулай ук үзләре иҗат иткән, хатын-кызларга багышланган шигырьләрне укыды. Чара бик күңелле һәм кызыклы үтте, барлык катнашучыларга яхшы кәеф бүләк итте.
|