«Тукай һәм музыка» әдәби-музыкаль кичәсе (18+)

29 гыйнварда 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәгендә «Гармония» клубы әгъзалары өчен татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Тукай һәм музыка» дигән әдәби-музыкаль кичә узды. Кунаклар дөнья әдәбияты тарихында иң драматик биографияләрнең берсе белән танышты.  Катнашучылар аның иҗаты, шигырьләр һәм әкиятләр тудырырга илһвмландырган балачак кичерешләре һәм халык риваятьләре турында белде. Замандашлары хатирәләре буенча, нәни Габдулла татар халык җырларын алты яшендә үк җырлый торган булган. Тукай сюжетлары нигезендә опералар, балетлар, симфоник һәм камера-уен кораллары музыкалары язылган. Кичә барышында катнашучылар композитор Фәрид Яруллин тарафыннан язылган «Шүрәле» беренче татар балеты һәм Р.Гобәйдуллинаның шигъри поэмалар мотивлары буенча «Кисекбаш»ыннан өзекләр карады. Кичә программасы «Әллүки», «Тәфтиләү», «Туган тел» милли музыкаль классика көйләре белән үрелеп барды. 

Поделиться: