«Синең нурлы күзләрең җылысы» әдәби-музыкаль кичәсе (18+)

Безнең илдә билгеләп үтелүче күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне үзгә бер аерым урын алып тора. Бу көнне балаларына мәхәббәт, игелек, наз һәм кайгыртуын бүләк итүче барлык Әниләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. 

26 ноябрьдә 1 нче санлы китапханә «Илһам» клубы әгъзалары өчен «Синең нурлы күзләрең җылысы» дигән  әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Чарада клубта катнашучылар электрон презентация ярдәмендә Әниләр көнен бәйрәм итүнең гореф-гадәтләре белән танышты. Кунаклар аналар турында матур шигырьләр, риваятьләр, җырлар ишетте. Китапханәчеләр төрле бәйгеләр, викториналардан торган уен программасы әзерләгән иде. 21 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары үзләренең концерт номерларын бүләк итте.

Поделиться: