«Яратып һәм кайгыртып» әдәби-музыкаль кичәсе (18+)

Октябрь башында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү матур бер гадәткә әйләнде. 2 октябрьдә китапханә өлкән буын өчен «Яратып һәм кайгыртып» дигән әдәби-музыкаль кичә уздырды.

IMG_20251002_140939
photo_5402195043432921525_y
IMG_20251002_141433
photo_5402195043432921517_y

Китапханә хезмәткәрләре чара кунакларын шигъри формада котлады. 2 нче музыка мәктәбе укытучылары һәм укучылары матур музыкаль чыгышлары бүләк итте, кунакларны үзләренең талантлары һәм осталыклары белән куандырды. «Квартал» җирле иҗтимагый үзидарәсе рәисе Юлия Вәлиева катнашучыларны әлеге күркәм көн белән котлады һәм аларга сәламәтлек, иминлек теләде, татлы бүләкләр тапшырды. Чарага килүчеләр күңел ачу бәйгеләрендә актив катнашты, викторина сорауларына җавап бирде, җырлар җырлады, шигырьләр укыды. Яхшы кәеф, көч-кодрәт алып, вакытларын шәп итеп уздырдылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: