Марина Цветаева иҗаты буенча әдәби-музыкаль кичә (12+)
24 октябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан Л.Б.Васильев исемендәге Кама автомеханика техникумы укучылары өчен XX гасырның танылган рус шагыйрәсе Марина Цветаеваның 130 еллыгына багышланган «Тынгы белмәс күңел» дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Укучылар күренекле язучының фаҗигале хатын-кыз язмышы турында белде, киләчәге зур булырга тиешле тормышы Россиядәге фаҗигале вакыйгалар чоры, сөргенлек, якын кешеләрен югалту һәм 1941 елда үз теләп дөнья белән хушлашуына әйләнүе турында мәгълүмат алды. Балалар игътибарына Марина Цветаеваның Алабугада булган вакыты турында «Цветаева һәм Ахматова» нәфис фильмыннан видеоөзек күрсәтелде. Укучыларның җитди карашлары буенча күренекле шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты беркемне дә битараф калдырмавын аңларга мөмкин булды. |