«Көзге кәеф» әдәби-музыкаль кичә (18+)

Елның гаҗәеп фасылы – гүзәл һәм назлы көз җитте… Көз – бик матур чор. Бик күп язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар, музыкантлар үз әсәрләрен көзгә багышлый. Көз шигырьләрдә уйчан һәм моңсу, хисчән һәм серле. Һәм 11 сентябрь көнне 1 нче санлы китапханә нәкъ менә шул гаҗәеп ел фасылына багышлап «Көзге кәеф» дигән әдәби-музыкаль кичә уздырды. Чарада бөек шагыйрьләрнең көз турында шигырьләре, шулай ук моңсу һәм шул ук вакытта әлеге матур чор турында илһамландыручы җырлары яңгырады. Катнашучылар табышмаклар чиште, шаян викторна сорауларына җавап бирде һәм көзге сынамышларны искә төшерде. 

Поделиться: