Сокландыргыч изге затлар (18+)
18
Март 2022
Җомга
18 март көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең актлар залына «Ветеран» клубы әгъзалары җыелды. Ял итүчеләр әниләр турында гади сүзләрнең яңача яңгыраган юлларын аеруча җылылык һәм наз белән тыңлады. Кичә дәвамында «Кызыл тау» мәдәни үзәге артисты Маргарита Иванова, үзәк китапханә хезмәткәре Алия Габдуллиналарның дәртле һәм күңелле җырлары яңгырады. Кичәнең кунаклары «Рассвет» бию коллективын җылы һәм көчле алкышлар белән каршы алды. Ирекле микрофон кунакларга яраткан җырларын һәм шигырьләрен башкарырга мөмкинлек бирде. |