«Тормыш уты белән янучы кыл»: әдәби-музыкаль кичә (12+)

25 гыйнвар көнне 16 нчы санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен актер, җырчы, бард Владимир Высоцкийның тууына 85 ел тулуга багышланган «Тормыш уты белән янучы кыл» дигән әдәби-музыкаль кичә уздырды. 

струна
IMG-20230125-WA0034
IMG-20230125-WA0025 (2)
IMG-20230125-WA0027

Чара барышында катнашучылар танылган бардның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат алды, балачагы, яшьлеге, иҗади эшчәнлеге һәм шәхси тормышыннан кызыклы фактлар белән танышты. Кичә дәвамында Высоцкийның танылган «Он не вернулся из боя», «Братские могилы», «Корабли постоят и ложатся на курс», «Кони привередливые», «Мне каждый вечер зажигает свечи», «Спасите наши души», «Диалог у телевизора» һ.б. җырлары яңгырады. Спорт темасына багышланган «Утренняя гимнастика», «Профессионалы», «Скалолазка», «Песня о друге» җырлары балаларда зур кызыксыну уятты. Аларның игътибарына шулай ук актер катнашындагы фильмнардан өзекләр, «Таныш һәм таныш булмаган Высоцкий» дигән слайд-презентация тәкъдим ителде.

Чара азагында өлкән сыйныфлылар Владимира Высоцкийның ватаныбыз мәдәнияте «алтын фонды»на кертелгән шигырь һәм җыр җыентыкларыннан торган китап күргәзмәсе белән танышты. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китап басмаларында шагыйрьнең тормышыннан кызыклы һәм аз билгеле булган  җентекле мәгълүмат бирелде. В.С. Высоцкий иҗатына карата кызыксыну сүрелми, ә елдан-ел үсә, аның җырларында үскән һәм аннан соң килгәннәр йөрәкләрендә тамыр җәя. Кичәдә катнашучылар моңа тагын бер кат инанды. Яшьләрнең инде яңа кумирлары бар, әмма Высоцкий иҗаты һаман да кызыклы һәм заманча актуальлеген югалтмый.  

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: