«Даниловлар гаиләсе җырлый»: әдәби-музыкаль салон (12+)

27 гыйнвар көнне 15 нче санлы китапханәнең «Чишмә» аралашу клубында «Даниловлар гаиләсе җырлый» дигән әдәби-музыкаль салон узды.

Поет семья..
IMG_20230127_150447
IMG_20230127_165137_344 (1)
IMG_20230127_151136
IMG_20230127_152152

Андрей Александрович үзе музыка һәм шигырьләр яза. Алар хатыны Лариса Дмитриевна белән бергә үз шигырьләренә һәм Александр Кайманов, Роза Гобәйдуллина кебек башка шагыйрьләрнең сүзләренә язылган җырларны башкара. Үз җырларын башкарганда, гитарадан кала, «яңгыр таягы», «джемби», «шейкер» кебек музыка уен кораллары кулланалар. Аларны иҗатка «Калинушки» хоры этәргән. Андрей Даниловның иң беренче җыры «Хрусталь» дип атала. Гомумән, аларның һәр җыры тормыштан кайсы да булса вакыйганы чагылдыра.
Чара дәвамында «Бабушкины сказки», «Балалайка», «Липы», «Театральная» кебек җырлар яңгырады. Даниловлар гаиләсе җырлары шул дәрәҗәдә үзәкөзгеч һәм матур, әлеге кичәдән тамашачыларның хәтта таралышасы килмәде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: