3 март көнне шәһәр үзәк китапханәсендә Бөтендөнья язучылар көненә багышланган «Илһам канатларында» дигән әдәби-музыкаль фатирник узды.
Очрашу кысаларында «Ләйсән» шәһәр әдәби берләшмәсе әгъзалары Айрат Шәйхетдинов, Гөлфия Фәйзрахманова, Рузилә Нәбиева-Җамалиева, Гөлнар Әхмәтшина, Фәйрүзә Шәрипова, Миләүшә Газизова, Фәридә Сәхабиева, Кәүсәрия Җамалиева, Шәҗәрә Нургатиналарның китапларын, Россия һәм Татарстан язучылар берлекләре әгъзасы, туган якны өйрәнүче һәм тәрҗемәче Мансур Сафинның Менделеев татар шигърияте антологиясе һәм тәрҗемә китапларын тәкъдир итү узды.
«Золотые россыпи» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Любовь Тимофеева «За семью ветрами» дигән дебют китабын тәкъдим итте, барысын да бәйрәм белән котлады һәм үз шигырьләрен укып үтте.
Чара дәвамында Мансур Гатин, Фәридә Сәхабиева, Рушания Гыйләҗевалар башкаруында җырлар яңгырады. Ә Рәсимә Хәмидуллина һәм Фирдәүс Галиевалар башкарган халык биюләре тамашачыларга күтәренке кәеф һәм якты хис-кичерешләр бүләк итте.
If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.
|