«Табигатьтә шулкадәр күп матурлык» әдәби-музыкаль сәгате (6+)

5 декабряьдә 23 нче санлы китапханәдә «Табигатьтә шулкадәр күп матурлык» дигән әдәби-музыкаль сәгать узды.
«Табигатьтә шулкадәр күп матурлык» – бу чараның исеме генә түгел, бу бер мизгелгә туктап, тирә-якка күз салырга һәм безгә дөнья бүләк иткән искиткеч матурлыкны күрергә чакыру. Ул әлеге матурлыкны саклау, аның кадерен белүнең һәм аннан көч һәм илһам алуның никадәр әһәмиятле булуы турында искә төшерү.

Чарада шигъри юллары туган якка, агачлар кыштырдавына, кошлар сайравына һәм төпсез күк йөзенә карата мәхәббәт белән сугарылган рус әдәбияты классиклары Пушкин, Лермонтов, Тютчев, Есениннарның әсәрләре яңгырады. 

2. 23ф. Литературно-музыкальный час «В природе столько красоты» (6 )
3. 23ф. Литературно-музыкальный час «В природе столько красоты» (6 )
1. 23ф. Литературно-музыкальный час «В природе столько красоты» (6 )

Шулай ук, табигатьтән илһам алып, аның матурлыгын һәм нәзбереклеген үз шигырьләрендә һәм хикәяләрендә чагылдыручы хәзерге заман авторлары әсәрләренә аерым игътибар бирелде. 
Чара матур пейзажлар, кыргый табигать фотолары һәм танылган рәссамнарның табигать гүзәллеген сурзтләгән картиналары репродукцияләре белән слайдларны күрсәтү белән үрелеп барды. Классик музыканың моңлы көйләре, табигать тавышлары – кошлар сайравы, яңгыр тавышы, җил сызгыруы – һәр катнашучыга үзен әлеге матур дөньяның бер өлеше итеп тоярга мөмкинлек булдырып, аерым бер үзенчәлекле атмосфера тудырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: