«Көмеш гасыр алиһәсе» әдәби-музыкаль сәгать (12+)

20 май көнне 11 нче санлы китапханәдә өлкән сыйныф укучылары өчен «Көмеш гасыр алиһәсе» дигән әдәби-музыкаль сәгать үткәрелде. Чара чын-чынлап Көмеш гасыр эпохасына – фаҗигале тетрәнүләр вакыты һәм рус мәдәниятенең аңарчы булмаган чәчәк  ату чорына кереп чумуга әйләнде.
Очрашуның максаты балаларны бөек шагыйрәнең биографиясе белән таныштыру гына түгел, ә аның шигъри ююларына тормыш сулышы өрү, аның борчылуларының актуальлеген һәм сүз остасы булуын күрсәтү булды. 
Кичә Анна Андреевнаның тормышы турында сөйләүдән башланды. Балалар аның Царское Селода узган балачагы, кечкенәдән шигърият белән мавыгуы, аның өлешенә тигән фаҗигале вакыйгалар: иренең кулга алынуы, улының интегүләре, совет хөкүмәте белән бәйле тынлык (эндәшмәү) еллары турында белде. 
Ахматова шигырьләренә язылган романслар һәм актерлар башкаруындагы шигырьләр шул чор рухын тудырырга, шагыйрәнең сәнгати дөньясын аңларга ярдәм итте.  
Очрашу өләкн сыйныфлылар өчен танып белү генә түгел, ә илһам бирүче вакыйга да булды. Ул катнашучыларга Көмеш гасыр шигърияте дөньясына кагылырга, рус сүзенең матурлыгын һәм көчен тоярга, һәм бәлки, үзләре өчен бөек шагыйрә иҗатының яңа кырларын ачарга мөмкинлек бирде. Чара, классиканың һәрвакыт актуаль булуын һәм яңа буыннарны рухландырырга сәләтле булуын искә төшереп, үткәннәр һәм бүгенге арасында үзенә бер төрле күпергә әйләнде.  

Поделиться: