«Әни – иң гүзәл сүз» әдәби-музыкаль сәгать (6+)

21 ноябрь көнне 10 нчы санлы китапханә башлангыч сыйныф укучыларын Әниләр көненә багышланган чарага чакырды.  
Балалар бәйрәмнең тарихы, безнең илдә һәм чит илләрдә Әниләр көнен билгеләп үтүнең йолалары белән танышты. Китапханәче «әни» сүзенең  – җир йөзендә иң борынгылардан булуы һәм бар халыклар телләрендә аның бер дәрәҗәдә назлы яңгыравы турында сөйләде. Чыгыш балаларның үз әниләренә багышлап сөйләгән матур шигырьләре белән үрелеп барды. 

вмвм
10ф. Литературно-музыкальный час «Как прекрасно слово – Мама». Игра «Ромашка»
10ф. Литературно-музыкальный час «Как прекрасно слово – Мама». КВ
10ф. Литературно-музыкальный час «Как прекрасно слово – Мама». Смотрим видеоклип
10ф. Литературно-музыкальный час «Как прекрасно слово – Мама». Читаем стихи.
10ф. Литературно-музыкальный час «Как прекрасно слово – Мама». Читаем стихи
10ф. Литературно-музыкальный час «Как прекрасно слово – Мама»

Чараның икенче өлешендә укучылар «Ромашка» уенында катнашты, анда үз әниләре адресына мөмкин кадәр күбрәк назлы сүзләр әйтергә кирәк булды, шулай ук алар бик теләп «Әни әкиятләре» һәм «Әкияттәге әниләр» викториналары сорауларына җавап бирде.
Чара азагында балалар «Әни – беренче сүз» җырына мультфильмнардан өзекләр белән музыкаль видеоклипны карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: