8 февраль көнне өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Чаллы интернат-йорты пациентлары шигырьләр һәм музыка ярдәмендә кышкы табигать матурлыгы белән ләззәтләнә алды. Комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре алар өчен «Кыш моңнары» дигән әдәби-музыкаль иртә уздырды. Китапханәчеләр рус шагыйрьләренең кыш турында шигырьләрен укыды. Гыйнвар бәйрәмнәре тарихын, мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде һәм кышкы табышмакларны чиште. Наталья Будина кышкы җырлар башкарды, ә катнашучылар кушылып җырлады.
Тыңлаучыларның елмаюы һәм яхшы кәефе – аннан да яхшырак ни бар! |