«Көзнең яше күркәм» әдәби-музыкаль очрашу (18+)

2 октябрьдә Үзәк балалар модель китапханәсендә Өлкән буын көненә багышланган «Көзнең яше күркәм» дигән әдәби-музыкаль очрашу узды. 
Очрашуда катнашучылар элекке заманнарда ни өчен һәм ничек итеп көзге кәбестә кичәләре уздырулары турында белде, рус халык әйберләренең атамаларын искә төшерде һәм күңелле, шаян такмаклар башкарды. 

IMG-20251002-WA0007
IMG20251002145813
IMG20251002145937
IMG20251002152604
IMG20251002160205

Кунаклар «Һәр яшелчә нәрсәсе белән танылган» дигән викторина сорауларына җавап биреп, белемнәрен күрсәтә алды һәм, әлбәттә инде, үзләренең уңыш үстерү тәҗрибәләре белән уртаклашты.  
Музыкаль композицияләр, танылган авторларның шигырьләре һәм күңелле сөйләшүләр әдәбият һәм музыка белән тулы көзге көнгә аеруча җылы рух өстәде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: