«Туган җирне зурлап» әдәби-музыкаль очрашу (6+)
Шәһәр үзәк китапханәсендә танылган прозаик, шагыйрь, композитор, публицист, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның язучылар һәм журналистлар берлекләре әгъзасы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ТР язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафинның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль очрашу узды. Кичә дәвамында укучылар юбилярның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде. Яшь җырчы Нигъмәтҗанова Розалия башкаруында Роберт Миңнуллин сүзләренә Факил Сафин көй язган «Жайдаклар» җыры яңгырады. |